11 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Миңнуллина: «Соңгы ун елда Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 12 тапкыр артты»
Соңгы ун елда Татарстан белән Кытай Халык Республикасы арасында товар әйләнеше 12 тапкыр арткан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 16-19 августта узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» форумына багышланган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Сарман районында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
Татарстан Рәисе Сарман районында булды, анда ул урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 3 миллиард доллардан артып китә
Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше өч ел рәттән 3 миллиард доллардан артып китә һәм эзлекле үсеш күрсәтә.
-
Җәмгыять
Хәтер мәйданы: Теләчедә көрәшче Фоат Шәйдуллинны искә алдылар
Батыр китә – келәме кала. Теләче районының Орымширмә авылында 1980 нче елларның танылган көрәшчесе Фоат Шәйдуллинны искә алдылар.
-
Яңалыклар
Татарстанда пассажирлар утырган автобус җиңел машина белән бәрелгән: зыян күрүчеләр бар
Бүген, 11 август көнне, Алексеевск районында юл-транспорт һәлакәте булды. Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, «Peugeot» җиңел машинасының 50 яшьлек йөртүчесе Алексеевск бистәсе ягына таба хәрәкәт иткән. Ул, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, пассажирлар утырган микроавтобуска юл бирмәгән, нәтиҗәдә бәрелешү килеп чыккан.
-
Яңалыклар
Марат Хөснуллин Европа – Көнбатыш Кытай коридоры буйлап Казанга кадәр ничә км калганын әйтте
Россия һәм Казахстан Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорын төзүне дәвам итә. Россиядә тизйөрешле маршрут Санкт-Петербургтан алып Чувашиядәге Канаш шәһәренә кадәр төзелгән инде, тагын Казанга кадәр 200 км чамасы юл кала. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ТАССка биргән интервьюсында сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда улларына мотоцикл һәм мопед бүләк иткән 2 хатын-кыз суд хөкеме алдына басачак
Татарстанда 38 яшьлек һәм 40 яшьлек ике хатын-кыз, балаларын куркыныч гамәлгә тарту статьясы нигезендә җинаятьтә гаепләнеп, суд хөкеме алдына басачак. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының республика буенча Тикшерү идарәсе хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе һәм халкы адресына кайгы уртаклашу сүзләре килә
Рөстәм Миңнеханов һәм республика халкы адресына Түбән Камадагы вакыйгалар белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләре килә.
-
Җәмгыять
Соңгы оекбаш
Үзебезгә ярамый торган, балаларга кечерәйгән, ташларга кул бармаган киемнәрне авылга кайтара торган гадәт бар. Ул гадәт нәнәгә бер дә ошамый инде дә, нишләтсен, күтәреп алып кайткач: «Әнә шунда баз өстенә кертеп куегыз», – ди. Елга бер ревизия ясап, артыкларын, инде бөтенләй дә эшкә ярамаслыкларын яндыралар аннары.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Япония: облигацияләрме, акцияләрме?
-
Яңалыклар
Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир урынына бирелә торган түләүне арттырырга мөмкиннәр
Татарстанда бушлай җир кишәрлеге урынына компенсация сайлаган күп балалы гаиләләргә бирелә торган акчалата түләү күләмен арттырырга тәкъдим иттеләр. Тиешле карар проекты бәйсез коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен бастырылган, дип яза «Кazanfirst.ru».
-
Рәшит Фәтхрахманов
Депозиттан алып валютага әйләндерү
-
Яңалыклар
Түбән Камадагы һөҗүм вакытында һәлак булган кызны бүген кайда җирләячәкләре билгеле булды
Түбән Камада БПЛАның массакүләм һөҗүме вакытында һәлак булган биш яшьлек кызны бүген Татарстанның Чирмешән районында җирләячәкләр. Мондый карарны һәлак булган баланың гаиләсе кабул иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама районы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Кабулда 2027 елда халыкара Сабан туе узарга мөмкин
Әфганстан татарлары шурасы 2027 елда Кабулда халыкара Сабантуй үткәрергә тәкъдим итте. Бу инициативаны Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге дә хуплады – хәзерге вакытта спорт һәм тематик зоналарны, шулай ук татар ихаталарын оештыру өчен мәйданчыклар карала.
-
Яңалыклар
Беренче сыйныф укучыларының дәресләре сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минут дәвам итәчәк
Беренче сыйныф укучыларының дәресләре уку елының беренче яртысында 35 минуттан озаграк дәвам итмәскә тиеш, ә гыйнвардан башлап дәресләрнең озынлыгы 40 минутка кадәр артырга мөмкин. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәрендә әйтелгән, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».